Авыруларны дәвалау китабы

Йөрәк (күңел) чирләреннән дәвалану

Аллаһы Тәгалә “Йунус” сүрәсенең 57-нче аятендә әйтә:  “И, адәм балалары, Раббыгыздан сезгә вәгазь итеп вә күңелләрегездәге булган чирләрдән шифа итеп һәм иманлы бәндәләр­не рәхмәткә вә һидаятькә ирештерә торган нәрсәләрне җибәр­дек Без”.

Пәйгамбәребез с.г.в. күп кыла торган догаларыннан ошбу иде:

يَا مُقَلِّبُ الْقُلُوبِ ثَبِّتْ قَلْبِي عَلَى دِينِكَ

    Әйтелеше: «Йәә мүҡҡаллибәл-ҡулүүб! Ҫәббит ҡалбии ғәләә дииникә.»

Мәгънәсе: Әй, калебләрне хәлдән хәлгә күчергән, Аллаһым! Калебемне динең белән нык кыл. Динеңнән аерма.

Пәйгамбәребез с.г.в. шушы доганы еш сәҗдәдә кыла иде, һәм әйтә иде: “Әгәр дә күңел дөрес булса, бөтен гамәлләр дә ях­шы дөрес булыр. Әгәр дә күңел бозык булса, бөтен гамәлләре дә бозык булыр”.

Кайбер галимнәр әйттеләр, күңел дәвасына биш нәрсә керәдер: тәртип буенча Коръән уку; ашказанны буш тоту (әз ашау); төнге намазын (тәһәҗҗүт) уку; сәхәр вакытында догалар кылу; изгеләр, галимнәр янында утыру (алар белән аралашу). Галимнәрнең берсе әйтте: “Әгәр дә бер кеше иртән дә, кичтән дә бө­тен игътибарын, әһәмиятен Аллаһка гына бирсә, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең бөтен хаҗәтләрен үтәр. Аның бөтен мәшәкатьләрен юкка чыгарыр. Һәмдә ул кешенең Аллаһы Тәгаләгә мәхәб­бәт өчен күңелен азат итәр. Телен зекер белән шөгыльләндерер. Калебен һәм гамәлен Аллаһы хезмәтенә вә итагатькә багышлар. Әгәр дә берәү иртән дә, кичтән дә бөтен игътибарын дөньяга бирсә, Аллаһы Тәгалә аңа дөнья мәшәкатьләрен җи­бәрер. Кешене нәфсесенә тапшырыр. Һәм дә күңелдәге мәхәб­бәтне Аллаһы Тәгаләгә карата түгел, башка затларга ирештерер. Телне Аллаһы Тәгаләне зекер итү белән түгел башка затларны искә алу белән шөгыльләндерер. Гамәлләрең Аллаһы Тәгаләгә итагать итү белән түгел, башка затларга хезмәт итү белән мавыгыр. Ул зат, хайваннан берни белән дә аерылмалы булмас. Аллаһы Тәгалә каршында ул бәндәнең бер кыйммәте дә юктыр. Аллаһы Тәгалә “Зүхърүф” сүрәсенең 36-нче аятендә әйтә: “Берәү Аллаһны зекер итмәсә, Без аңа иптәш итеп шайтанны ба­гларбыз”.

Бер галим әйтте: “Йөрәгеңне, күңелеңне өч очракта эзлә: Коръәнне тыңлаган вакытта; зекер мәҗлесләрендә; ялгыз булган ва­кытларыңда. Әгәр аны шушы очракларда тапмасаң, Аллаһы Тәгаләдән йөрәк бүләк иткәнен сора, чөнки, хакыйкатьтә, синдә, йөрәк юктыр”.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2019 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.