40 изге кудси хәдис

198 2.pngقال الله تعالى: اذكرونى بطاعتى اذكركم بمعفتى فمن ذكرنى و هو مطيع فحق على ان اذكره منى بمعفرتى و من ذكرنى و هو لى عاص فحق على ان اذكره بمقت * قال الله تعالى: يا ابن ادم لا تعجز عن ابع ركعات من اول النهار اكفك اخره * يقول الله تعالى : عجبت لمن ايقن بالموت كيف يفرح * و عجبت لمن ايقن بالحساب كيف يجمع المال * و عجبت لمن ايقن بالقبر كيف يضحك و عجبت لمن ايقن بالاخرة كيف يستريح * و عجبت لمن ايقن بالدنيا و زوالها كيف يطمئن اليها * و عجبت لمن عالم باللسان و لكن جاهل بالقلب * و عجبت لمن يطهر بالماء و هو غير طاهر * و عجبت لمن يشتغل بعيوب الناس و هو غافل من عيوب نفسه * و عجبت لمن  يعلم ان الله مطلع عليه كيف يعصيه * و عجبت لمن يعلم انه يموت وحده و يدخله القبر وحده و يحاسبه وحده كيف يستاءنس بالناس * لا اله الا انا حقا و محمد عبدى و رسولى (صلم)

1 — Аллаһы Тәгалә боера:

«Миңа итагатьлек белән, Мине зикер итегез, Мин сезне Үземнең гафу итүем белән зикер итәрмен. Кем Мине итагать иткән хәлдә искә төшерсә, Мин аны, әлбәттә, Үземнең гафу итүем белән искә алырмын. Әгәр кем Мине итагатьсезлек иткән хәлдә искә төшерсә, Мин аны, әлбәттә, Үземнең ачу төшүем белән искә алырмын. Йә, Әдәм баласы! Көн башында дүрт рәкәгать намаз үтәргә ялкауланма, Мин синең белән көннең ахырына кадәр булырмын. Үлемнең хаклыгына ышанып шат булучыга гаҗәпләнәм Мин. Хисап булуына ышанып та, мал җыючыга гаҗәпләнәм Мин. Кабергә төшкәнен белеп та көлеп йөрүчегә гаҗәпләнәм Мин. Әхирәт көненә ышанып та ял итүчегә гаҗәпләнәм Мин. Бу дөньяның бетүенә ышанып та кайгысыз яшәүчегә гаҗәпләнәм Мин. Гыйлеме телендә булып та йөрәге наданлыкта булучыга гаҗәпләнәм Мин. Су белән юынып пычрак калучыга гаҗәпләнәм Мин. Кешенең гаепләре белән шөгыльләнеп үз гаепләрен белмәүчегә гаҗәпләнәм Мин. Аллаһ аның эшләрен белә торып гөнаһ кылучыга гаҗәпләнәм Мин. Үлгән вакытта үзе генә, күмелгәч каберендә үзе генә, гамәлләр өчен җавап биргәндә ялгыз үзе генә булуын белеп тә, кешеләргә бәйле булуына гаҗәпләнәм Мин. Дөреслектә Миннән башка Тәңре юк, һәм Мөхәммәд минем колым һәм илчем».

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2019 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.