ЗИКЕР КЫЛУНЫҢ САВАПЛАРЫ

29.pngЗикер хакында аяти кәримәләр:    وَاذْكُر رَّبَّكَ كَثِيراً وَسَبِّحْ بِالْعَشِيِّ وَالإِبْكَارِ   “…Раббынңы күп зикер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!” (“Әл-Гыймран”(3) сүрәсе,41 аять)     فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُواْ لِي وَلاَ تَكْفُرُونِ . “Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зикер итегез! Көръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зикердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз Мин дә сезне донья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын! Нигъмәтләремә шокер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!” (“Бакара”-Сыер (2) сүрәсе,152 аять).

 

فَإِذَا قَضَيْتُمُ الصَّلاَةَ فَاذْكُرُواْ اللّهَ قِيَاماً وَقُعُوداً وَعَلَى

جُنُوبِكُمْ فَإِذَا اطْمَأْنَنتُمْ فَأَقِيمُواْ الصَّلاَةَ إِنَّ الصَّلاَةَ كَانَتْ

عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَاباً مَّوْقُوتاً

«Әгәр сәфәрдә булганда, яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһны зикер итегез намазда басып, утырып һәм уң як кабыргага ятып та. Әгәр кыенлыктан имин булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын житкереп үтәгез! Дөреслектә, намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде.”

(“Ниса”-Хатыннар”(4) сүрәсе103 аять).

 

وَلِلّهِ الأَسْمَاء الْحُسْنَى فَادْعُوهُ بِهَا

Аллаһның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога

кылыгыз!” (“Әгъраф”-“Пәрдә”(7) сүрәсе,180 аять).

 

وَاذْكُر رَّبَّكَ فِي نَفْسِكَ تَضَرُّعاً وَخِيفَةً وَدُونَ الْجَهْرِ

 مِنَ الْقَوْلِ بِالْغُدُوِّ وَالآصَالِ وَلاَ تَكُن مِّنَ الْغَافِلِينَ

“Эченнән генә Раббынны зикер ит,  түбенчелек вә күркү белән һәм сөйләшүдә кычкырудан түбәнрәк тавыш белән зикер ит, иртәләрдә вә кичләрдә гафилләрдән булма!”

(“Әгьраф”-“Пәрдә” (7) сүрәсе,205 аять)

 

إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ آيَاتُهُ زَادَتْهُمْ إِيمَاناً وَعَلَى رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ

“Хак мөэминнәр әнә шулардыр:  кайчан Аллаһ зикер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһтан куркырлар вә Һәркайчан аларга Аллаһның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар Һәрвакыт АллаҺка тәвәккәл кылырлар.” (“Әнфәл”-Табыш” (8) сүрәсе, 2 аять).

 

الَّذِينَ آمَنُواْ وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُم بِذِكْرِ اللّهِ أَلاَ بِذِكْرِ اللّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ 

“Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһка һәм Коръәнгә ышанырлар да,  Аллаһ зикере вә Коръән вәгазе белән күңелләре тынычланыр, рәхәтләнер әгәһ булыгыз! Әлбәттә,  Аллаһ зикере лә Коръән вәгазебелән генә күңелләр тынычлана”.

(“Рәгыд”-“Күк күкрәү”(13) сүрәсе, 28 аять).

 

وَاصْبِرْ نَفْسَكَ مَعَ الَّذِينَ يَدْعُونَ رَبَّهُم بِالْغَدَاةِ وَالْعَشِيِّ يُرِيدُونَ وَجْهَهُ وَلَا تَعْدُ عَيْنَاكَ عَنْهُمْ تُرِيدُ زِينَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَلَا تُطِعْ مَنْ أَغْفَلْنَا قَلْبَهُ عَن ذِكْرِنَا وَاتَّبَعَ هَوَاهُ وَكَانَ أَمْرُهُ فُرُطاً.

“Сабырлык кыл, нәфсеңне авызлыклап тезгенен таза тот,  Аллаһны зикер ит, иртә-кич ялварып Раббыларына дога кылыучылар белән  бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын телиләр вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә борма, доньяның байлыгын вә зиннәтен теләгәнең хәлдә,  һәм Без Коръән тәрбиәсеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итәгать итмә, аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына ыргыту булды.”

(“Кәһаф”- “ Тау тишеге”(18) сүрәсе, 28 аять)

 

وَبَشِّرِ الْمُخْبِتينَ .35 الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ

“…Ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр. Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зикер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр…” (“Хаҗ” (22) сүрәсе, 34-35 аятьләре ).

 

تَتَجَافَى جُنُوبُهُمْ عَنِ الْمَضَاجِعِ يَدْعُونَ رَبَّهُمْ خَوْفاً

 وَطَمَعاً وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ

“Алар ян-яклары вә аркалары белән яткан урыннарыннан торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар,  Аның газабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр.”

(“Сәҗдә”(32) сүрәсе,16 аять ).

 

وَالذَّاكِرِينَ اللَّهَ كَثِيراً وَالذَّاكِرَاتِ أَعَدَّ اللَّهُ لَهُم مَّغْفِرَةً وَأَجْراً عَظِيماً

“…Вә Аллаһны күп зикер итеүче ирләр вә хатыннар бу әйтелгән эшләрне эшләүчеләргә Аллаһ кечкенә гонаһларына ярлыкауны хәзерләде вә изге гамәлләренә олуг әҗерләр хәзерләде.”

(“Әхзаб” – “Гаскәрләр” ( 33) сүрәсе, 35 аять)

 

وَمَن يَعْشُ عَن ذِكْرِ الرَّحْمَنِ نُقَيِّضْ لَهُ شَيْطَاناً فَهُوَ لَهُ قَرِينٌ

“Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан

баш тартса, Коръән  юлына  керергә  теләмәсә.  Ул кешене

Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас. (Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез!”)

(“Зухъруф” — “Зиннәтләү” (43) сүрәсе, 36 аять).

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُلْهِكُمْ أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ

 عَن ذِكْرِ اللَّهِ وَمَن يَفْعَلْ ذَلِكَ فَأُوْلَئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ

“Ий мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз   Аллаһ зикереннән шөгелләндермәсен, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылыудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә газапта булып хәсрәтләнүчеләрдер”.

(“Мунафикун”-  “Монафиклар” (63) сүрәсе, 9 аять.

 

قَدْ أَفْلَحَ مَن تَزَكَّى .14وَذَكَرَ اسْمَ رَبِّهِ فَصَلَّى .15

“…Газаптан котылып өстенлек табучы шул кеше. Кем гөнаһлардан тазарынып, Раббысын зикер итеп намаз укыды”. (“Әглә” – “Боек” (87) сүрәсе, 14-15 аятьләр).

 

الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ مِنْهُم مَّغْفِرَةً وَأَجْراً عَظِيماً

“Имансызлардан яман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ гафү итүне һәм олуг әҗерне, ягъни җәннәт нигьмәтләрегн вәгьдә кылды.”

(“Фәтех” – “Җиңү” (48) сүрәсе,29 аять.)

 

قُلْ أَمَرَ رَبِّي بِالْقِسْطِ وَأَقِيمُواْ وُجُوهَكُمْ عِندَ كُلِّ مَسْجِدٍ

 وَادْعُوهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ كَمَا بَدَأَكُمْ تَعُودُونَ

“Әйт: ”Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәчеттә йөзләрегезне Кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз!” (“Пәрдә” (7) сүрәсе, 29 аять).

 

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2018 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.