Мәрхүмнәргә дога кылу тәртибе

МОЛИТВЫ УСОПШИМ 2.pngМәеткә файдасы булган нәрсәләр: 1.Көрьән укып, савабын мәетнең рухына багышлау. 2.Мәет өчен хәер дога кылу. Хәзрәти Ибраһимнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Хәзрәти Ибраһим гомумән, Раббанагфирлии  үә лиүәлидәййә үә лил-мөэминиинә йәүмә йакуумүлхисәәб“, дип дога кылган икән. Мәгнәсе: “Я Раббым, үземне, ата-анамне  һәм башка мөэминнәре кыямәт көнендә мәгьфирәт кыл.“ Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәднең  иң күп кылган догаларыннан  берсе: Раббанәә әәтинәә фиддүньйә хәсәнәтән үә филахырати хәсәнәтән үә кынәә газәәбәннәәр“. Мәгьнәсе: “Әй, Раббыбыз, безгә дөньяда яхшылык бир, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла.“ 3.Кешеләргә бурычы булса, аны түләү. 4.Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, мәет ияләре, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларлар. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намаз укып, савабын мәеткә багышларлар.

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2017 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.