Ир белән мөгамәлә итү серләре

ир белан могамала иту серларе.pngИреңне ничек сайлыйсың?  Иреңне сайлаганда бик тә игътибарлы бул! Чөнки, гаилә тормышы үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәтсез дәвам итә алмый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) кызларга тормыш иптәшләрен сайлауда нәсыйхәт итеп болай диде: Әбү Һүрайрадан (г.с): Пәйгамбәребез  (с.г.с.)  әйтте: «Әгәр дә сезнең кызларыгызга өйләнергә дип, дине һәм холкы риза булырлык берәү килеп сораса, аны (кызларыгызга) өйләндерегез! Өйләндермәсәгез җир йөзендә фетнә һәм зур фәсәд таралыр».
Бервакыт, Хәсән әл-Бәсрый янына бер кеше килеп: »Минем бик тә яраткан бердәнбер кызым бар, кемгә аны кияүгә бирим икән?«, — дип сорагач, ул аңа: »Аллаһ тәгаләгә тәкъва кешегә кияүгә бир, әгәр дә ул хатынын яратса — аңа киң күңелле булыр, яратмаса — золым кылмас һәм рәнҗетмәс«, — диде. Мару шәһәрендә казый булып торучы Нух бин Мәръям үзенең кызын кияүгә бирергә теләгәч, мәҗүси күршесеннән: «Кызымны кемгә бирим икән?», — дип сорый. Мәҗүси күршесе аңа: «Кызык, синең үзеңнән хөкем сорыйлар, ә син миннән сорыйсың?», — дип аптырый. Казый аңа: «Син бит минем күршем, син миңа яхшы киңәш бирергә тиешсең», — ди. Мәҗүси: »Фарсыларның патшасы Кисра — байлыкны сайлый иде, Румнарның патшасы — Кайсар, матурларны һәм яхшы нәселлеләрне сайлый иде, ә сезнең рәисегез Мөхәммәд — динне сайлый иде. Шулай булгач, үзең кара, кайсысыннан син үрнәк аласың?!«, — диде.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2019 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.