Мусульманский календарь 2016 года на татарском языке

197 2.pngЧираттагы календаребезне сезгә тәкъдим итәбез. Аллаһ Тәгалә бу елда барчабызга дөнья-ахирәт бәхете, җан һәм тән сәләмәтлеге, бәрәкәтле кәсеп, изге гамәлләр кылырга, эшебездә гайрәтле вә ихлас булырга насыйп итсә иде. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да хәерле гомерләр һәм хәер сәләмәтлекләр биреп, Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләребезне насыйп әйләсә иде. Кылган изге гамәлләребез дөньяда да ахирәттә дә Аллаһның ризалыгын алуыбызга сәбәпче булса иде. Аллаһ Тәгалә бу китап аша халкыбызга гыйлем вә фәһем өстәсен ихласлылыкларыбызны вә тәкъвалык-ларыбызны арттырсын! Адашып йөргәннәребезгә Аллаһының туры юлына – һидәятенә басып, тормышын хәерле итсен. Раббыбыз яшьләребезгә хәерле аңлау – динебезне аңлап, дөрес юлда булуларын җиңел әйләсен.
Бу хезмәт язганда халкыбызга хас мәсьәләләрне күтәреп, аңлатып китерергә тырыштык. Шулай ук киләчәктә дә кызыксындырган, халкыбызның үтә мохтаҗлыгы булган хәлләрне аңлатырга торышырбыз, ин шәә Аллаһ.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2018 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.