Зикер кылуның саваплары (готовится к выпуску)

29.pngАллаһы Сөбханә вә Тәгалә бөек китабында Коръән Кәримдә (“Әхзәб”-“Гаскәрләр” сүрәсе, 42-43 аятьләр) боера: “Ий, мөэминнәр! Аллаһны күп зикер итегез, көннең әүвәлендә һәм ахырында Аны мактап тәсбих әйтегез! Аллаһы Тәгалә һәм Аның фәрештәләре  сезгә рәхмәт итәрләр, имансызлык караңгылыгыннан чыгарып иман яктылыгына кертмәк өчен, ягьни Аллаһы Тәгалә зикер кылган  бәндәләргә Корьән белән иман яктылыгын  һәм һидәять юлын күрсәтер, фәрештәләр исә моэминнәргә рәхмәтле  булды”. Аллаһы Тәгалә ошбу аятьләрдә моселманнарның иманнарын куәтләр өчен, аларның нурларын арттырыр өчен, төрле дошманнардан сакланыр өчен күп зикер итәргә боерадыр.

  Хакыйкатьтә, Аллаһны күнел вә тел белән бергә зикер итү нурны ярату кебек булыр. Шуның өчен, Аллаһны зикер итүдән беркайчан да туктарга ярамый.

  Аллаһны зикер итү олы гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул бик күп гыйбадәтләрнең эченә керәдер. Мәсәлән: намаз зикерсез буламы? Юк, әлбәттә, булмый. Моның турында Аллаһы Тәгалә ”Таһа”   сүрәсендә әйтә: “Мине зикер итәр өчен намаз укы”.  Корьәнне уку зикерсез буламы? Юк, әлбәттә, юк. Коръәннең бер исеме дә   “Зикер”.  Хаҗ гамәлләребез, уразаларыбыз, догаларыбыз, истигъфарларыбыз зикерсез була аламы? Юк, булмый.   

  Аллаһы Тәгалә ”Гыймран”  сүрәсендә әйтә: ”Гакыл ияләре булган иманлы кешеләр Аллаһны даимән, ягьни басып торган килеш булсынмы, утырган яки  яткан килеш булсынмы, һәрхәлдә, Аллаһны зикер итәрләр”.

  Без адәм балалары Ходайның безгә биргән ризыкларына, чиксез нигъмәтләренә, кояшлы, матур, нурлы көннәренә, тыныч-имин тормышыбыз өчен рәхмәтле булып Ходаебызга зикерләр кылырга тиешбез. Зикер кылуның файдасы адәм баласы өчен бихисап күп.

   Әгәр дә кайгылы кеше, җанында тынычлык таба алмаган кеше Аллаһы Тәгаләне зикер кылса,  ул җанында тынычлык, рәхәтлек табар. Берәр нәрсәдән бик курыккан кеше зикер кылса, күнелендә көч-күәт артуын тояр. Бигрәк тә олы хәсрәткә дучар булган адәм баласы, авыр халәтеннән котылу юлын таба алмаган кеше Ходай Тәгаләне зикер кылса, аның җаны, йөрәге тынычланыр.

   Зикер кылу Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәткә, Аңа якынрак булырга тырышуның, Аның яклавына өмет итүнең ачык дәлиле булып тора. Зикер кылу Аллаһы Раббыбыз безгә адәм балаларына бүләк итеп бирелгән чиксез, хисапсыз нигъмәтләре  өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтә.

   Ошбу китапта зикернең фазыйләтләре бәян ителде. Аллаһы Тәгалә барчабызга да фазыйләтләре белән танышып, әҗер-савапларга ирешүебезне насыйп вә мияссәр кылса иде!

   Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Ислам динендә булып, безне иман нуры белән нурландыручы, чиксез рәхмәтләре белән безне шатландыручы Ходаебызга хәмед-сәнәләребезне, зикерләрне әйтеп яшәргә тырышыйк! Раббүль гыйззә сүз һәм гамәлләребезне аерылмас кылсын, дөнья һәм ахирәттә рәхмәтенә, шәфкатенә якын бәндәсе булуыбызны насыйп әйләсә иде! Әмин! Йә Раббиль гәләмин!

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2018 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.