ГЫЙБАДӘТ ДОГАЛАРЫ

Тәһарәт догалары.                                                                        Намаз уку, Коръәни Кәримне тоту һәм башка кайбер гыйбадәтләрне үтәү өчен тәһарәт алу шарт. Тәһарәт үзенә күрә бертөрле пакьлектер. Тәһарәт түбәндәгечә алыныр:Кулларны, терсәкләргә кадәр сызганып: «Ният иттем тәһарәт алырга», — диелер.  أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

«Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим».

    (Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам).

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим».

    (Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм) дип, куллар беләзеккә кадәр өч мәртәбә яхшы итеп юыла. Тәһарәт алучы кеше, әгәр йөзеге булса, аның астын да, бармакларының арасын да юар.

    Куллар беләзеккә кадәр юылганда түбәндәге дога укыла.

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي جَعَلَ الْمَاءَ طُهُورًا وَجَعَلَ الْإِسْلاَمَ نُورًا

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии җәгаләл-мәәъә таһууран вә җәгаләл-исләәмә нүүран».

    (Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһыга мактаулар булсын).

    Куллар юылгач, уң учка су алып, өч мәртәбә авыз чайкала.

Авызга су алганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اسْقِينِي مِنْ حَوْضٍ نَبِيِّكَ كَأْسًا لاَ أَظْمَأُ بَعْدَهُ أَبَدًا

«Аллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәъү бәгъдәһүү әбәдә.»

    (Аллаһым! Пәйгамбәрнең күленнән миңа шундый бер касә су эчер, аннан соң мин башка сусамасам иде).

Тәһарәт догалары.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2019 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.