ГЫЙБАДӘТ ДОГАЛАРЫ

   Гайшә анабыз (р.г.) болай дип сөйләгән: «Бер төнне карасам, Аллаһының Рәсүле түшәгендә юк. Шунда ук аны эзли башладым. Аны ике аягын җиргә терәгән хәлдә мәчеттә сәҗдә кылган вакытында таптым. Кулларым аякларының астына керә язды. Ул вакытта ул ошбу доганы укый иде.

اَللَّهُمَّ أَعُوذُ بِرِضَاكَ مِنْ سَاخَطِكَ وَبِمُعَافَاتِكَ مِنْ عُقُوبَتِكَ،

وَأَعُوذُ بِكَ مِنْكَ لاَ أُحْصِي ثَنَاءً عَلَيْكَ أَنْتَ كَمَا أَثْنَيْتَ عَلَى نَفْسِكَ

«Аллааһүммә әгуузү биридаакә мин сәәхатыйкә вә би мүгаафәәтикә мин гукуубәтикә, вә әгуузү бикә минкә ләә үхсыи сәнәә-ән галәйкә әнтә кәмәә әснәйтә галәә нәфсикә».

(Аллаһым! Синең газабыңнан ризалыгыңа, җәзаңнан гафуыңа сыенам. Синнән тагын Сиңа сыенамын. Сиңа лаек булган сәнә һәм мәдехләреңне санап бетерә алмам. Сине ничек мактаячагымны белмим. Син Үзеңне ничек мак¬тасаң, Син инде шулайсың. Мин дә Сине шул ук рәвештә мактыймын.)

    Намаз — мөэминнең мигъраҗы. Чөнки мөэмин намазда булганда Аллаһы Тәгаләнең алдында була. Моның белән бергә намазның кайбер өлешләре аерым бер үзенчәлеккә ия.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2019 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.