Җомга намазының шартлары

Җомга һәм аның әһамияте Җомга намазының шартлары, аның фарызлылыгы һәм дөреслелеге ягыннан ике төргә бүленә.

 А-Фарызлылык шартлары:

 1-Ир кеше җенесендә булу. Җомга намазы хатыннарга фарыз түгел.

2-Хөр һәм азат булу. Кол һ.б.ларга җомга фарыз түгел.

3-Мукыйм булу. Дин буенча юлчы (мөсафир) саналучыларга җомга намазы фарыз түгел.

4-Сау-сәламәт булу. Йөри алмаслык кадәр карт һәм мәчеткә хәтле барып җитә алмаслык кадәр авыруларга җомга намазы фарыз түгел.

5-Аяк һәм күзләрнең сәламәт булуы. Параличлылырга һәм ике күзгә сукыр булганнарга җомга намазы фарыз түгел.

6-Намазга китмәү өчен билгеле чикләүләрнең һәм сәбәпләрнең булмавы. Мәсәлән каты яңгыр, кар һәм бозлавык булганда яки дошманнан курыккан вакытта җомгага бару фарыз түгел.  

      Бу    шартларга   мөнасиб    төшкән кемсәләргә җомга намазын кылу фарыздыр. Җомга намазы фарыз булмаган кемсәләргә исә, гадәттәгечә өйлә намазын кылу тиешле. Җомга намазын кылучылар исә, намазларын кылу белән өйлә намазларын да кылмыш булырлар, шуңа күрә аларга өйлә намазын кылу кирәкмәс.

You can follow any responses to this entry through the RSS 2.0 feed.

Добавить комментарий

XHTML: You can use these tags: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

Subscribe: Entries | Comments

Copyright © DAGVAT.RU 2018 | DAGVAT.RU is proudly powered by WordPress and Ani World.